Җомга, 26.04.2024, 09:57
Приветствую Вас, Гость
Главная » Файлы » ҖЫР ТЕКСТЛАРЫ

ТАМЧЫЛАР ТАМАР ЧАКЛАР
20.06.2013, 08:21
Тамчылар тамар чаклар,
Ташулар агар чаклар,
Бергә булган вакытларны
Сәгатьләп санар чаклар.
Кама буйлары тал-тирәк,
Тирәксез җирләр сирәк.
Яшьлек яздай шаулар-китәр,
Сөеп калырга кирәк.

Таллар уйлана инде,
Бөре уяна инде,
Язларында ялгыз йөрсәң,
Йөрәкләр яна инде...
Тамчылар тамар чаклар,
Ташулар агар чаклар,
Кадерен белгән кешегә
Минутлап санар чаклар...
Категория: ҖЫР ТЕКСТЛАРЫ | Добавил: Илhамлы
Просмотров: 566 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]