Главная » Файлы » ШӘВӘЛИ МАҖАРАЛАРЫ |
ТЫЛСЫМЧЫ МАЛАЙ
20.06.2013, 08:37 | |
Орчыгын алып әбинең Тота да менә шулай, Терсәкләрен кагып-кагып Уйнап җибәрә... курай! Рояль итә дә куя ул Өстәлне күз алдында. «Клавишларына» баскалап, Моңлана үз алдына. Урындыкны тотса, Ренат Гармунга өйләндерә, Телисең икән, биетеп Янында өйләндерә! Я линейка-скрипкада Сыздырырга керешә. Кыланышлары үзенә Бигрәк инде килешә. Ул нәрсәгә кагылса да Көйләр агыла сыман... Болар тиздән чынга ашар, Көлмәгез тылсымчыдан! | |
Просмотров: 849 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0 | |