Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 15:28
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2013 » Май » 19 » Стихи
19:11
Стихи

Сабантуйда җиңелгән малай

Җилкенеп чыкты уртага,
Үзе дә белми нидән -
Ахры мәйданга ашкыну
Җитмеш бабадан калган.

Карыйлар җиде яшлеккә
Көрәшче итеп зурлап,
Алды ул ипләп сөлгене,
Бик оста гына урап.

Уйламый кем алдында да
Һич артка чигәрмен дип,
Ышанып, көч тоеп чыккан
Әлбәттә җиңәрмен дип.

Аңа каршы баскан малай
Озынрак шул бер башка,
Үзең ега алмасаң да,
Тырыш син егылмаска.

Җиңү телиләр дус-ишләр,
Тирә-күршегә чаклы;
Дәрт биреп тора тавышлар -
Танышлар аның яклы.

Әмма көрәш — көрәш инде,
Җиңгәннәр өскә чыга,
Көчленеке замана дип
Әйткән дөрескә чыга…

…Мәйданга беренче керде,
Беренче бирешүе,
Горур атлап чыгып килә,
Сизелми килешүе.

Җиңелү гарлеген бүген
Йегетләрчә җиңәчәк.
Аһ итәр әле Сабантуй,
Котлар аны киләчәк!

«Өйгә кайткач»

Кибет янында өч кеше
Бер яртыны салып тора.
Милиционер килеп шунда
Усал гына тамак кыра:
— Һей, ярамый!
Өйгә кайткач. Өйгә кайткач.

Бер сәрхуше, бугаз ертып,
Үзенчә җыр сузган итә.
Кай әмәлдер, каш җыерып,
Милиционер килеп җитә:
Һей, ярамый!
Өйгә кайткач. Өйгә кайткач.

Артта калган бер аңсызы
Кул күтәргән хатынына.
Килеп чыга милиционер,
Әйтеп куя каты гына:
Һей, ярамый!
Өйгә кайткач. Өйгә кайткач.

                         

«Борын заман гаҗәп тыныч булган…»

Борын заман гаҗәп тыныч булган -
Булса булган су һәм җил шавы.
Юллар озын…
Вакыт салмак аккан…
Галәмәт зур булган Җир шары!
Хәзер — үзгә…
Шар да бик бәләкәй;
Бер хәл булса берәр ягында,
Орынмыйча һич тә үтә алмый,
Йөрәгеңә килеп кагыла.

«Мең аерылу бар йөрәктә…»

Мең аерылу бар йөрәктә,
Мең кавышу бар йөрәктә.
Дәшми йөргән мең кешенең
Мең тавышы бар йөрәктә.
Сыеныйм дигән күңелләргә 
Йөрәгемдә мең урын бар;
Чикләмәгез йөрәгемне,
Мең язмышка мең җырым бар!

*****


Юаттылар

Улы армиягә киткәч,
Кереп күрше апалар,
«Кайтыр, кайтыр, кайгырма!»-дип,
Әнисен юаталар.
Кызы кияүгә киткәч тә,
Керә шул ук апалар:
«Кайтыр, кайтыр, кайгырма!»-дип, 
Әнисен юаталар…

*****

Көлегез, көлегез

Кояш бөтен кешегә дә
Бертигез көлеп карый;
Көлү бит ул гөнаһ түгел,
Начальникка да ярый.
Көлегез, Көлегез, 
Файдасы күп, белегез!
Сау-сәләмәт, таза була
Шаярган, көлгән кеше;
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый бүтән төше!
Көлеп карасын иренә
Кайчакларны хатын да,
Ирләр дә уйлап карасын
Бер елмаю хакында…
Елмаймыйбыз, дип кыстатса
Әгәр йөзе чытыклар,
Күңел кабыргаларына
Бу җыр төртеп кытыклар!
Тырышыйк, зур өлеш кертик
Без көлү өлкәсенә,
Тик үзебез генә калмыйк,
Әй, адәм көлкесенә!..
Көлегез, Көлегез,
Файдасы күп, белегез!
*****

Суындылар язлар…

Ромашкалар быел үпкәләгән,
Башны чайкап читкә карыйлар,
Язлардан да соңга калып килдем,
Мин гаепле бугай, җаныйлар.

Сез хаман саф, сез хаман да яңа,
Сез хаман да күңел түрендә,
Мәхәббәтнең кайнар төсе сүнми,
Еллар, еллар гына сүрелә.

Исәнләшү-хушлашулар бергә,
Җәй кояшы бара шул баеп.
Яшьлегемнән килгән сөенчеләр-
Ромашкалар калды моңаеп…
*****

Зәңгәр күкләр офык тулы,
Ак болытлар туктап калган.
Иркенлекне иңләп гизгән
Җилләр ахры арган-талган.

Җаңга якын тын манзара…
Үткәннәрме? Бүгенме бу?
Бездән соң да җәйрәп ятыр
Килер дәвер түгелме бу?

Офыкларның чиген узып
Уйнар иген дулкыннары.
Минем күзләр белән сыйпар
Кемнәр килеп шул кырларны.

*****

Мөмкинлек

Бер тарлыкка-бер киңлек,
Ходай бирде мөмкинлек.
Дәртләндек тә җилкендек,
Бер зарландык, бер көлдек.

Булмас микән бәхетләр
Кояш чыккан бер көнлек?
Хаман күкләр якламас,
Җирдә үзең йоклама!

*****

 

Бәхет кайда?

Син карыйсың
Үткәннәрдән,
Күптәннәрдән,
Киләчәкне
Көткәннәрдән.
Син торасың
Сөенешкән,
Сыенышкан,
Сөеп дәшкән
Ак чәчәкләр
Арасында.
Син сыныйсың
Айлы төннәр,
Нурлы көннәр,
Моңлы өннәр
Тарафыннан.

Син сорыйсың:
- Ничек эшең?
Мин әйтәмен:
- Үзең төшен-
Яңа юллар
Түшәп яшим;
Бик шәп яшим-
Үткәннәрне
Күшәп яшим…

Бәхетле без,
Бәхет өмет
Иткән чакта,
Шунда ул, дип,
Киләчәтән
Көткән чакта.

*****

Төш юрау

Ак аргамак җиктем мин төшемдә,
Барам печән салган арбада.
Бала чактагыдай сөенечем
Тугарылган соң кай арада,-

Куып тотыйм дисәм, уйнап качар,
Мин яратып аңа карадым.
Көтеп алды үзе, ялын сыйнап,
Тән җылысын тоеп барамын.

Йөгәне юк икән, кирәкми дә,
Болай барулары уңай ла.
Безнең шушы якынлыкны күреп
Ап-ак чәчле агай елмая…

…Көнем үткән иде бик талчыгып-
Әйтерсеңлә тәмам арган ат.
Төшкә иңеп җанга канат бирде
"Илhам" атлы ап-ак аргамак!

*****

Тып-тын бер көн

Карт өянкеләр
Оеп торалар,
Тыныч тынлыкны
Тоеп торалар.

Офыклар йоткан
Бөрен тавышны.
Яңгыр томаны
Моңсу, сагышлы.

Бала чагыммы,
Төшемме, өнме,
Өркетмәче, җил,
Серлнбу көнне.

Бәпкә үләнле
Чирәмнәрем бу,
Тәпи йөрергә
Өйрәнгәнем бу.

Әткәң кайтыр дип,
Әнкәй көтәдер,
Юатып кына
Еллар үтәдер.

Юллар китте дә,
Кире кайтмады,
Өметләремне
Томан каплады.

Ә бүген никтер
Күңелем тула.
Миңа кушылып,
Яңгыр, бер җыла.

Тик шушы көндәй
Бул син шым гына,
Үксез үксүе
hәрчак тын гына…
*****

Әрнүләр

Мохтаҗлык белән
Ямаулы еллар,
Явызлык белән
Янаулы еллар —

Безнең яшьлекнең
Язмышы булды,
Киртәле булды,
Юлларны буды.

Күпме хыяллар
Имгәнеп калды,
Күпме омтылыш
Имәнеп калды.

Корбаннар җиңгән
Ватан сугышы — 
Күмелгән җиргә
Атам сулышы…

Язмышын иңгә
Алды ятимнәр,
Тылда җиңгәнгә
Бармы йә, тиңнәр?

Юллар дәшә дә,
Юк сиңа урын.
…Тынычта туар
Тук hәм мут буын.

"Без — менә кем!” — дип,
Өстән карарлар,
Күңелдә сызлар
Иске яралар.

Ертык бәхеткә
Ямаулы еллар — 
Тагын безгә ул
Янаулы еллар…

*****


«Татар тангосы»

Музыка ул күңелләрнең
Илhамлы серләшүе,
Моң телендә, сүзсез генә
Татарча сөйләшүе.

Кайгы-сагыштан юатып
Көй туа, күңел булгач,
Йөрәге булганнар аңлар – 
Кирәкми аңа тылмач.

Туган телем, бәгырҗкәем,
Син сандугач оясы,
Сараларны сайлап кына
Кочагыңа җыясың.

Милли моңнар күңелләрнең
Сайрашып сөйләшүе,
Үлемсез җаннар телендә
Сагынып серләшүе…
*****

Ак сакал, ах, ак сакал!

Былтыр күрдем яшьтәшемне,
Сүрелгән, сүнеп бара.
Картлык-шатлык түгел, диеп,
Бөкрәеп, сеңеп бара.

Кул селтәгән дөньясына,
Кырынуын ташлаган.
Узды гомер-калды күмер,
Диеп йөри башлаган.

Быел күргәч, танымыйча
Яныннан ук узганмын.
Күрәм, ак сакаллы берәү
Елмаеп кул сузганын.

Нинди кыланчык агай, дим,
Күзләрендә мутлык бар,
Хәрәкәте, көлүендә
Ташып торган шуклык бар.

-Әллә танымый инде, дип,
Үз итеп миңа дәште.
Күзлегем алдамый инде – 
Бу бит былтыргы яшьти!

-Сакал сине яшәрткән!-дип,
Карадым гаҗәп итеп.
-Зарланып туйдым да, менә
Үстердем мәзәк итеп!

Язмыш – кара сакал булса,
Без акка алмаштырып,
Яшик яшьлекне яшереп – 
Картлыкны алдаштырып!

Әтисе сакалын тарта
Елыйсы килгән малай.
Үз сакалы белән уйный
Картлыктан көлгән бабай.
*****

Өсте hәм асты

Йә чәчү өсте,
Йә печән өсте,
Йә урак өсте…
Өсте-өстенә
Эш тә эш кенә!

Берсе-берсенә
Hаман ялгана,
Авыл халкына
Кайчан ял аңа?

Әhә, кыш килер,
Кышын ял туар – 
Аюдай йоклап
Чыкса мал-туар?

Итен дә үстер,
Иген ик, Авыл,
Бөтен ил көтә — 
Кирәк бит, Авыл!

Эшләгән өчен
Түләү дисеңме?
Нәрсә булганын
Күрдең ич инде –

Тырышу ахры
Катырак булды,
Икмәк ахрысы
Артыграк уңды.

Кая куярга – 
Күп булгач, арзан,
Хәзер дөньяга
Хуҗа бит базар.

Техника кыйммәт,
Тишек шул кесә,
Ах, комбайн да
Шул кырда үссә…

Карама инде
Хезмәт хакына,
Эшли генә күр
Алла хакына:
Чәчү өсте дә,
Печән өсте дә,
Урак өсте дә
Килеп тора бит
Өсте-өстенә.

Просмотров: 1975 | Добавил: RuS | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]