Җомга, 26.04.2024, 02:22
Приветствую Вас, Гость
Главная » Файлы » ШӘВӘЛИ МАҖАРАЛАРЫ

АТ "ЙӨРТҮЧЕ" МАЛАЙ
20.06.2013, 08:42
Мотоциклны бирдек —
Мотоциклда йөрде.
Аннары соң ул безнең
Атта йөргәнне күрде.

«Бик гади техника!»— дип,
Шәһәр кунагы көлде.
«Ат йөртү соң эшме?»—дип,
Урындык куеп менде...

Уйнап кына атланды,
«Булды бит!»—дип мактанды,
Боргаланды, кыланды
Һәм төшеп тә капланды.

Аһ-ваһ килеп ятты да
Аксап-туксап кузгалды.
— Кайда моның тормозы?-
Диеп кенә сорады.

Әйттек кунак егеткә:
— Озак булыр аңлату,
Тормоз белү—бер нәрсә,
Кирәк атны ярату.

Машинаң кебек итеп
Ярату җитми хәтта —
Ат та сине танысын,
Яратсын сине ат та!

Әйтү бушка китмәде,
Төшендерү ярады —
Беренче кат ул атның
«Фара»сына карады...
Категория: ШӘВӘЛИ МАҖАРАЛАРЫ | Добавил: Илhамлы
Просмотров: 791 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]