Главная » Файлы » ШӘВӘЛИ МАҖАРАЛАРЫ |
АКЫЛ ТЕШЕ КЕМГӘ ЧЫГА?
20.06.2013, 08:44 | |
Абый нигә дәшми дисәм, Ник яңагын тоткан дисәм, Бүген аңа Акыл теше чыккан икән! Сорадым мин әниемнән: — Акыл теше кемгә чыга Әни әйтте: — Әйткән сүзне тыңлаучыга. Сорадым мин әтиемнән: — Акыл теше кемгә чыга? Әти әйтте: — Үз сүзендә торучыга. Сорадым мин әбиемнән: — Акыл теше кемгә чыга? Әби әйтте: — Укып гыйлем җыючыга. Сорадым мин үз-үземнән: — Сабырлыгың чыдар микән? Ай-һай әле Сиңа ул теш чыгар микән?.. | |
Просмотров: 1491 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0 | |